«Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы 16 ноябрь көнне Муса Җәлилнең дусты Гази Кашшафның тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Утырышта әдипнең тормышы, әдәби -тәнкыйди һәм гыйлми эшчәнлеге киң яктыртылды, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә керткән өлеше бәяләнде. Очрашуның кунаклары: филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре кандидатлары Ләйсән Бәдертдинова, Нуридә Насыйбуллина, язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин һәм Милли музейның кече фәнни хезмәткәре Ләйлә Ихсановалар иде. Утырышта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилованың истәлекләре дә яңгырады.

2018 елда да клуб үзенең эшчәнлеген дәвам итәчәк, утырышларыбызга рәхим итегез!