Горький урамы 17 йортта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатиры эшләп килә. Музейның әдәби музыкаль салоны җанлы тормыш белән яши. Биредә еш кына язучылар кунакта була, очрашулар үткәрелә, яңа китаплар тәкъдир ителә.

15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә «Җәлил варисларына» дип исемләнгән яңа китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, ул уку-укыту басмасы буларак тәкъдим ителә. Әлеге китап бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган. Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, аның биографиясеннән аерым сәхифәләр, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Китап Муса Җәлил музей-фатиры экспозиясенең фотолары белән тулыландырылган.

Бу басма Татарстан китап нәшриятендә «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм йөзеннән чыгарылган.

Яңа китапны тәкъдир итү кичәсендә Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева, төзүче-авторы Рифат Сәлахов катнашты.

Кичә татар гимназияләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Кунаклар алдында М.Сәлимжанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Нур» балалар коллективы, 5 нче номерлы музыка мәктәбе, 26 лицей, 31 мәктәп укучылары чыгыш ясадылар.

Шагыйрь туган көнендә, елдагыча, музейда шигырьләр һәм җырлар яңгырады, кунаклар күп булды.