Республикабызның Милли музее фондында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»  саклана. 1946,1947 елларда илгә кайткан бу кульязма дәфтәрләр, 1953 елдан башлап, төрле нәшриятларда зур тиражлар белән басылып чыгалар.  7 майда Муса Җәлил музей-фатирында тәкъдир ителгән китап – факсимиль басма. Бу музейның Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе.

Китапны кулга алуга «Моабит дәфтәрләре»нең төп-төгәл күчермәсе белән танышасың. Әлеге уникаль хезмәт шагыйрьнең олы батырлыгына, үлмәс шигъри талантына яңа заман укучысының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен чагылдыру максатыннан әзерләнгән.

Тәкъдир итү кичәсендә китапның мөхәррире Рәмзия Шакирова, әдәбият галимнәре Равил Рахмани, Әлфәт Закирҗанов,Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт катнашты. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм җырларын Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Хәйруллина  һәм Рөстәм Насыйбуллин яңгыратты.