Күптән түгел  «Җәлил укулары» беренче халыкара әдәби конкурсы старт алды. Һәм менә бүген – 15 ноябрьдә, безнең музейга,  Казан шәһәренең Яңа Савин районы 192 номерлы балалар бакчасына йөрүчеләр кунакка килделәр. Алар беренчеләрдән булып, әлеге конкурс кысаларында, Муса абыйларының шигырьләрен укыдылар. Соңыннан музей экспозициясе белән дә таныштылар.

Балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, музей хезмәткәрләренә дә бик күңелле булды.