Һәр елны Муса Җәлил музей-фатирында Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар уза. Быелгы очрашу, әлеге премия бирелә башлауга 50 ел тулу уңаеннан үткәрелә. 22 мартта 14.00 сәгатьтә төрле еллардагы лауреатлар белән «Алар лауреатлар…» дип исемләнгән очрашу булачак.
1968 елдан башлап республикабызда Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе булдырыла. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре, фән эшлеклеләренең төрле казанышлары өчен һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларга бирелеп килә. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел бирелмичә дә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла.
Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миннуллин, актер Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Артем Пискунов, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һәм тагын бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре бар.