Һәр елны Муса Җәлил музей-фатирында Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар уза. Быелгысы 22 мартта, әлеге премия бирелә башлауга 50 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

1968 елдан башлап республикабызда Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе булдырыла. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре, фән эшлеклеләренең төрле казанышлары өчен һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларга бирелеп килә.  Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия  берничә ел  бирелмичә дә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак  2003 елдан  торгызыла.

Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин,  композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин,  актерлар Равил Шәрәфиев,  Эмиль Талипов, Артем Пискунов, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һәм тагын бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре бар.

Әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара, ул иҗатны үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, фәнни ачышларга стимул булып тора, талантлы яшьләрне яңа үрләр яуларга этәрә.

Музейның әдәби-музыкаль салонында узган әлеге кичәдә Татарстан Республикасының Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Шамиль Монасыйпов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының дәүләт кыллы квартеты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, Татармультфильм оешмасы вәкиле катнаштылар.

Казан театр училищесы студентлары  лауреатларның шигырьләреннән әдәби  композиция укыды, ә Татарстан Республикасының дәүләт кыллы квартеты милли көйләр яңгыратты.