Муса Җәлил музее каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубы, 2018 елда үз эшен дәвам итеп, 26 гыйнварда, 14.00 сәгатьтә «Каһарманнар юлыннан…» дип исемләнгән чираттагы утырышын уздырды. Ул Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия  (2000) лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булган, «Хәтер яктысы» экспедициясе җитәкчесе, язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга  багышланган иде.

Шаһинур  Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак,  яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә армый-талмый эшләүче әдип. Ул музейлар белән дә, аеруча Муса Җәлил музей-фатиры белән, озак еллар тыгыз элемтәдә тора, очрашуларда катнаша. Ул чын мәгьнәсендә музейның якын дусты. Шул нисбәттән  эзтабар язучыга Татарстан Милли музееның Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Татар милләтенең бөеклеген аңлар өчен эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның әсәрләрен укырга кирәк», — дип тәмамлады үз чыгышын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Юбилярны котларга якташлары, иҗатташ дуслары Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал, төрле елларда Шаһинур ага белән бергә эшләгән әдәбият галиме Фоат Галимуллин, язучы, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйлманов, шәкерте прозаик, шагыйрә Рифә Рахман килгән иде. Алар тарафыннан кичә барышында Шаһинур ага Мостафинның иҗатына һәм эшчәнлегенә карата җылы сүзләр әйтелде. Каләмдәшләре әдипнең кешелекле, итәгатле, игътибарлы булуын, кешеләрне яратуын да ассызыклап үттеләр.

Казан театр училищесы студентлары Шаһинур аганың төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен укыды. Дустын котларга Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та килгән иде. Ул укучысы Ильяс Минһаҗев белән музыкаль бүләк ясады. Зал тутырып килгән тамашачылар арасында Шаһинур абый Мостафинның курсташлары да бар иде. Алар да язучыга ихлас теләкләрен җиткерде.