2 апрель – бөтендөньяда Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләнеп үтелә.Шул уңайдан 4 апрельдә көндезге сәгать икедә, Муса Җәлил музей-фатирында,«Хыялый» галәм йолдызы…» дип исемләнгән кичә узды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, быел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче шагыйрә, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова – Шәрәпова бездә кунакта булды.

Балаларның яраткан шагыйрәсе Йолдыз «Антенналы бәрәңге», «Зоопарк – әлифба», «Шигырьле чәй», «Колаклы коймаклар», «Җавапсыз сорау», «Ярый әле», «Каен алмасы», «Колакчын кигән кояш», «Ялкау тел», «Күңел кыңгыраулары», «Сәяхәтче чемодан» шигырь җыентыкларының авторы. Үз шигырьләре белән Йолдыз ханым, балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала.

Кичәдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, бик күп шагыйрьләрне рус теленә тәрҗемә иткән Америка татары Сүрәя Гайнуллина, Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итүче Казан федераль университеты доценты Асия Рәхимова катнаштылар. Йолдыз ханымны хөрмәт итеп университетта бергә укыган сабакташлары да килгән иде.

Казан шәһәренең 3 гимназиясе укучылары Йолдыз Шәрәповага шигъри күчтәнәч тә бүләк иттеләр.Шагыйрә дә җавапсыз калмады, очрашуга килгән укучыларга әле бер китапка да кертелмәгән кызыклы шигырьләрен укыды. Очрашу кызык һәм истәлекле утте.