«Шигырьләр һәм автор – бербөтен. Һәр юл күңелдән кичерелгән, барысы да күңел түреннән агып чыккан. Һәр юлда эчкерсезлек – менә кайда бу поэзиянең көче» – дип яза Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт премияләре лауреаты Борис Полевой Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре турында. Әлеге дәфтәрләр күп гасырлык татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала. Бөтен дөньяда танылу алган Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләр дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителгән.

Быел Моабит дәфтәрлеренә кергән шигырьләрнең матбугатта беренче мәртәбә басылуына 65 ел. Шул уңайдан 25 апрельдә 12.00 сәгатьтә, Муса Җәлил музееның әдәби музыкаль салонында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узачак.

1953 елның 25 апрелендә Мәскәүдә «Литературная газетада» Моабит дәфтәрләре циклыннан 6 шигырь бастырыла: «Урман», «Сугыштан соң», «Кошчык», «Җырларым», «Бүләгем», «Ышанма». Аларны шул чорда газетаның баш мөхәррире булган Константин Симонов бастыра, рус теленә Илья Френкель тәрҗемә итә. Шигырьләр белән бергә Муса Җәлил турында кыска гына белешмә дә бирелә. Шулай итеп, инде 1946 һәм 1947 елларда ук илгә кайткан шигырьләр, 6 ел вакыт үткәннән соң, халыкка барып җитәләр.

«Моабит дәфтәрләре – исәннәргә васыять»

Утырышта Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, Казан театр училищесы студентлары катнашыр дип көтелә. Кичә барышында Республикабызның Милли музее фондында тупланган Моабит дәфтәрләренең төрле телләрдә басылган китаплар күргәзмәсен карау мөмкинлеге дә булачак.

Муса Җәлил иҗатын яратучыларны һәм гомумән шигърият сөючеләрне музейда көтеп калабыз!

Муса Җәлил музей-фатиры: +7(843)238-50-48

ТР Милли музееның матбугат үзәге: +7(843)292-32-18