Кичә Муса Җәлилнең бөтен иҗатына эпиграф булып торган «Җырларым» (Салих Сәйдәшев көе) җыры белән башланып китте. Утырышта Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Екатеринбургтагы М.Гафури исемендәге татар-башкорт җәмгыяте рәисе Сөфхәт Надыйровлар катнашты. Муса Җәлил шигырьләрен Казан театр училищесы һәм Казан федераль университеты студентлары укыды.

Кичә барышында Республикабызның Милли музее фондында тупланган Моабит дәфтәрләренең төрле телләрдә басылган китаплар күргәзмәсе эшләде.

«Шигырьләр һәм автор – бербөтен. Һәр юл күңелдән кичерелгән, барысы да күңел түреннән агып чыккан. Һәр юлда эчкерсезлек – менә кайда бу поэзиянең көче» – дип яза Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт премияләре лауреаты Борис Полевой Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре турында. Әлеге дәфтәрләр күп гасырлык татар әдәбиятының горурлыгы һәм даны булып санала. Бөтен дөньяда танылу алган Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләр дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителгән.

Быел Моабит дәфтәрлеренә кергән шигырьләрнең  матбугатта беренче мәртәбә басылуына 65 ел. Шул уңайдан 25 апрельдә Муса Җәлил музееның әдәби музыкаль салонында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узды.

1953 елның 25 апрелендә Мәскәүдә «Литературная газетада» Моабит дәфтәрләре циклыннан 6 шигырь бастырыла: «Урман», «Сугыштан соң», «Кошчык», «Җырларым», «Бүләгем», «Ышанма». Аларны шул чорда газетаның баш мөхәррире булган Константин Симонов бастыра, рус теленә Илья Френкель тәрҗемә итә. Шигырьләр белән бергә Муса Җәлил турында кыска гына белешмә дә бирелә. Шулай итеп, инде 1946 һәм 1947 елларда ук илгә кайткан шигырьләр, 6 ел вакыт үткәннән соң, халыкка барып җитәләр.