19 майда, Муса Җәлил музей-фатирында  «Музейда көн һәм кич» акциясе узды.  Казанлылыр һәм башкалабыз кунаклары экспоция белән танышудан тыш, шагыйрь турында документаль фильмнар карый, тематик экскурсияләр һәм Казан шәһәренең 5 лицеее каршындагы музыка мәктәбенең яшь башкаручылары концертын да тыңлый алдылар.

Акцияне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академя театры артистлары — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша белән очрашу тәмамлады.

Фотоотчет тәкъдим итәбез.