Татар информ
“Җәлил варисларына» — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә укучылар хөкеменә чыга
Китапны Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, төзүче-авторы Рифат Сәлахов, бизәлеш мөхәррире Миләүшә Вазиева тәкъдим итәчәк.
15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Горький урамы, 17 нче йортта урнашкан музей-фатирында «Җәлил варисларына» дип исемләнгән яңа китап тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, ул уку-укыту басмасы буларак тәкъдим ителә. Әлеге басма бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган. Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, аның биографиясеннән аерым сәхифәләр, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Китап Муса Җәлил музей-фатиры экспозиясенең фотолары белән тулыландырылган.
Читать далее...