16 мартта танылган җәмәгать эшлеклесе, республикабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, халык шагыйре Разил Вәлиев 70 еллык юбилее уңаеннан Муса Җәлил музей-фатирында кунакта булды.

Егерме яшендә язган «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм», — дигән шигъри юлларына тугры калып, үз халкына кирәкле булып, тормышны яхшы якка үзгәртергә омтылган әдип күп санлы сорауларга җавап бирде. Алар шагыйрьнең бөтен биографиясен, үткән юлын, кылган гамәлләрен тулысы белән күзалларга ярдәм иттеләр. Казан театр училищесы студентлары әзерләгән әдәби музыкаль композиция Разил Вәлиев шигырьләренең тирәнлеген, җырларының монын ачып бирде.

Очрашу күңелләрдә озак сакланырлык җылы рухта үтте. Кичәнең ахырында Разил Исмәгыйлевич «Сез мине яшьлегемә алып кайттыгыз», — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.