Театр елы уңаеннан Муса Җәлил музей-фатиры «Театр көлдерәдер, уйнатадыр, тагы үткән гомерне уйлатадыр…» дип исемләнгән очрашулар циклы башлап җибәрде. Чираттагысы «Моңлы бер җыр» исеме белән 3 апрельдә музейның әдәби-музыкаль салонында уза. Бу Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Очрашуда драматург Туфан Миннуллин пьесасы буенча Муса Җәлилнең  75 еллык юбилее уңаеннан куелган спектакльдән видеоязмада өзекләр карау һәм төп рольләрне башкарган актерлар белән аралышу мөмкинлеге булачак.

Спектакль заманында сәхнәгә яңалык алып килгән, чөнки «Моңлы бер җыр» әсәрен кору өчен нигез итеп шартлылык алынган. Вакыйгалар үзәгендә – хәзерге заман шагыйре. Спектакльдә төрле вакытта, төрле урында булып узган хәлләр тамашачыга аның фикерләве, аның мөнәсәбәте аша җиткерелгән.

Бу спектакльгә тукталу юкка түгел, 2019 елда Җәлил һәм көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелүгә 75 ел, ә 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Тема актуаль, нигезендә фәлсәфи фикер яткан спектакль, актерларларның истәлекләре очрашуга килгән беркемне дә битараф калдырмас.

Сезне 3 апрельдә 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музеенда көтеп калабыз!

 

Муса Җәлил музей-фатиры:

+7 (843) 238-50-48

ТР Милли музееның матбугат үзәге:

+7 (843) 292-32-18