15 октябрьдә 14 сәгатьтә Театр елына багышланган «Кариев+» проекты Муса Җәлил музеенда уза.

Проект нигезендә – Кариев театры артистларының мәктәп укучылары белән очрашу, театр тарихы белән таныштыру, аларга актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, артист һөнәренең үзенчәлекләре турында әңгәмә алып бару.

Шулай ук, очрашу кысаларында артистлар Кариев театры репертуарының билгеле бер спектакленнән өзекләр дә тәкъдим итәчәкләр.

 

Керү бушлай.