(Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова белән театр елы уңаеннан очрашу)

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел Театр елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан ел дәвамында мәдәни оешмаларда төрле чаралар узар дип көтелә, һәм әлбәттә, безнең музей да  алардан читтә кала алмый. Чөнки, Муса Җәлилнең тормышы да, күпмедер дәрәҗәдә, театр сәнгате белән бәйле. Ул Татар опера театры оешуның башлангычында тора – 1935-1938 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясендә,  ә соңрак, 1939-1941 елларда Татар опера театрында әдәбият бүлеген җитәкли.

Театр елы уңаеннан Муса Җәлил музей-фатиры «Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр…» дип исемләнгән очрашулар циклы тәкъдим итә. Әлеге очрашуларның төп геройлары — театр әһелләре, танылган, яраткан атристларыбыз булыр дип көтелә. 7 февраль 14.00 сәгатьтә музейның әдәби-музыкаль салонында «Кыр казлары артыннан…» дип исемләнгән беренче очрашу узачак. Кичәнең кунагы — Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Ул 50 елдан артык  Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли,  тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Исламия Мәхмүтова үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган олы сәхнә остасы.

Исламия ханымның иҗаты һәм гомумән, театр сәнгате белән кызыксынучыларны 7 февральдә 14.00 сәгатьтә кызыклы әңгәмәдә, җылы очрашуда көтеп калабыз!

Муса Җәлил музей-фатирына рәхим итегез!

 

 

Муса Җәлил музей-фатиры:

8 (843) 238-50-48

ТР Милли музееның матбугат үзәге:

8 (843) 292-32-18