Театр елы уңаеннан Муса Җәлил музей-фатиры «Театр көлдерәдер, уйнатадыр, тагы үткән гомерне уйлатадыр…» дип исемләнгән очрашулар циклы башлап җибәрде. Чираттагысы «Моңлы бер җыр» исеме белән 3 апрельдә музейның әдәби-музыкаль салонында узды. Бу Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Бездә кунакта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Россиянең атказанган артисты Илдүс Әхмәтҗанов, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор Наил Дунаев, Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләлов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, артист Ирек Кашапов булдылар.

Очрашуда драматург Туфан Миннуллин пьесасы буенча Муса Җәлилнең  75 еллык юбилее уңаеннан куелган спектакльдән видеоязмада өзекләр карау һәм төп рольләрне башкарган актерлар белән аралышу мөмкинлеге булды.  Спектакль куелганга озак еллар үткән булуына карамастан, ул актерлар күңелендә тирән эз калдырган. Алар фәлсәфи фикерле, мәгънәле спектакльнең бүгенге репертуарда булмавына үкенделәр…

Бу спектакльгә тукталу юкка түгел, 2019 елда Җәлил һәм көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелүгә 75 ел, ә 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Тема актуаль, актерларларның истәлекләре очрашуга килгән Казан театр училищесы студентларын  битараф калдырмады, алар спектакльне тулысы белән карарга теләк белдерделәр.