9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Әдәби фест» әдәби фестивале узды.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее, Муса Җәлил музей-фатиры каһарман шагыйрьнең120 еллыгына багышланган «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» күчмә күргәзмәсен тәкъдим итте. Фестивальгә килүчеләр кызыксынып күргәзмә белән танышты, сорауларына җаваплар алды, шагыйрьнең шигырьләре белән танышты.

Күргәзмә белән танышучыларны иң кызыксындырган экспонат — узган гасырның 1930-1940 елларындагы язу машинкасы булды.