11 апрельдә, музейның әдәби-музыкаль салонында, Халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Әйтелмәгән сүзләр кала…» дип исемләнгән чара узды.
Кичәдә Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина, Фәнис Җиһанша, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, язучы, драматург Хәбир Ибрахимов, Татартсанның атказанган артистлары Илфак Хафизов һәм Ләйсән Нәүматовалар катнашты.
Туфан Миңнуллинның тормыш юлына, әдәби иҗатына кыскача күзәтү ясалды, истәлекләр яңгырады. Мәгънәле чарадан һәр кеше үзенә рухи азык алды…