Татарстан республикасы милли музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыны 13-14 октябрьдә фронтовик шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил музей-фатирының оешуына 40 ел тулуга багышланган «Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

Конференция кысаларында 13 октябрьдә Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда «Рухым гали»: сугыш чоры язучыларының язмышы, шигърияте һәм каһарманлыгы» дигән темага түгәрәк өстәл узды.  Алынган тема чыгыш ясаучыларны да, тыңлаучыларны да битараф калдырмады.