21 февральдә Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Җырларым…» дип исемләнгән чара уздырды. Мондый пландагы чаралар Казан шәһәре һәм республика мәктәпләрендә һәм музейларында даими үткәрелә. Максат — Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе һәм туган телгә мәхәббәт уяту.

Халыкара туган тел көнендә педагогия көллияте студентлары Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы, дөньякүләм танылган Моабит дәфтәрләренең тарихы турында тыңладылар, шагыйрь һәм аның көрәштәшләре белән бәйле фактлар белән таныштылар. Аларның игътибарына Муса Җәлилнең хатлары һәм шигырьләреннән төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде.   Сугыш темасына багышланган җырларны Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Рушания Җиһангирова башкарды.