Муса Җәлил музей-фатирында һәрдаим иҗат әһелләренә, танылган шәхесләргә багышланган кичәләр, очрашулар уздырылып килә. 23 гыйнварда   танылган язучы, әдип, Муса Җәлилнең замандашы Шәйхи Маннурның тууына  115 ел тулуга багышланган кичә узды. Ул музей каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка»  клубының чираттагы утырышы иде.

Шәйхи Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Киң катлам укучыларга ул «Агымсуларга карап» исемле автобиографик, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары һәм зур күләмле «Муса» романы белән таныш.

Яшьлек дусты, шагыйрь Муса Җәлил турында роман язу табигый хәл итеп кабул ителә. Муса Җәлил һәм Шәйхи Маннур замандашлар. Аларның дуслыгы Мәскәүдә башлана, яшәү урыннары соңрак аерылса да, бер-берсенең иҗаты белән танышып, хатлар, автографлы китаплар алышып яшиләр. Җәлилнең китапханәсендә бүген дә Шәйхи Маннурның автографлы китабы саклана.

Кичәдә, әдәбият белгече, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, Ш.Маннур премиясе лауреатлары шагыйрь, прозаик Марат Закиров, шагыйрь, язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди катнаштылар. Алар әдипнең тормыш юлы, иҗаты һәм исемен мәңгеләштерү эше турында сөйләделәр. Казан театр училищесы студентлары «Муса» романыннан өзекләр укыдылар, ә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары шигырьләрен яңгыраттылар.