22 апрельдә 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирының әдәби музыкаль салонында, «Кызыл ромашка» клубының «Бездән кала матур эзләр…» дип исемләнгән чираттагы утырышы үзачак. Ул публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгеМуса Җәлил исемендәгеДержавинБашкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска 85 ел тулуга багышланачак.

Ренат Харис иҗат дәверендә 60 тан артык җыентык чыгарган, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, танылган җырлар, либреттолар  язган,  музейлар белән дә хезмәттәшлек иткән шагыйрь.

Очрашуда күпкырлы талант иясе танылган шагыйрьнең каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре, Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре катнашыр дип көтелә.