22 апрельдә музеебызның әдәби музыкаль салонында, «Кызыл ромашка» клубының «Бездән кала матур эзләр…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Ул публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил, Державин исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска 85 яшь тулуга багышланган иде.
Очрашуда шагыйрьнең каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, филолог, педагогика фәннәре докторы, профессор Әлфия Галимуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты композитор Эльмир Низамов, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Ренат Харис сүзләренә язылган җырларны Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Рөстәм Егоров башкарды. Иҗади очрашуда Казан педагогика көллияте студентлары да катнашты.


