4  августта Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә «Эш күрсәткән ирне ил онытмас…» дип аталган очрашу узды. Ул Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан оештырылды. Мондый чаралар соңгы елларда республикабызның төрле районнарында үтте. Быел исә Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узды.

1942 елны политработниклар курсында укучылар, шул исәптән Муса Җәлил дә, Бөгелмәдән Минзәләгә җәяү атлаган. Карабаш бу юлдан читтә кала, ләкин шагыйрьнең юлында карабашлылар башка шартларда очрый. Алар бергәләп, әсирлеккә эләккәч тә, дошманга каршы көрәш алып баралар…

Очрашу вакытында Җәлилче-карабашлыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салында, истәлеккә һәйкәл янына имән агачлары утыртылды. Аннан соң Карабаш мәдәният йортында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева белән очрашу узды.       Очрашуда шулай ук Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары В.В.Гәрәфетдинов, Карабаш бистәсенең башлыгы И.И.Җәләевләр катнашты. Соңыннан Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Гарәф Фәхретдиновның «Кайда минем илем?» әсәре буенча эшләнгән (инсценировка авторы һәм режиссёры Ильяс Гәрәев) спектакль күрсәттеләр.

Очрашуны оештыруда «Татнефть-Наследие» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү  үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (директоры Павлова А.Р.) һәм Бөгелмә муниципаль районы Карабаш шәһәр тибындагы поселок советы депутаты Фахртдинов Р.А. зур ярдәм итте.