Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышын милли хәзинәбезнең кабатланмас җәүһәрләрен түкми чәчми халыкка таратучы моңлы җырчы,  остаз,  Татарстанның халык артисты, Миңгол Галиевка багышладык. Очрашу юбилей уңаеннан узды, быел аңа 80 яшь тулды.

Миңгол ага яшь буынга үзе узган гомер сукмаклары турында сөйләде, җырларга өйрәнү күнекмәләре бирде.  Аның башкаруында халкыбызның моңлы көйләре яңгырады, ә шәкерте Рөстәм Егоров (И.Әүхәдиев исемендәге көллиятнең IV курс студенты) җырлаган җырлар очрашуга ямь өстәде.