3 октябрь көнне, Муса Җәлил музей-фатирында, Өлкәннәр декадасы уңаеннан «Еллар, еллар… Үпкәләмим сезгә!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Ул Муса Җәлилнең сугышка кадәр язылган лирик шигырьләреннән һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлардан төзелгән иде.
Музейга килүче кунаклар бик теләп кушылып җырладылар, үзләре дә Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, ахырдан музей экспозициясе буенча экскурсия тыңладылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
Кичәнең музыкаль бизәлешен Салих Сәйдәшев музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рушания Җиһангирова әзерләде.