Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Казан шәһәренең рус һәм татар телендә урта гомуми белем бирүче 97 нче мәктәбе укучылары музейда «Гөлбакчада кунакта» дип аталган очрашуда булдылар. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге мөхәррире Энҗе Хөснетдинова аларны нәшриятта басылган төрле кызыклы китаплар белән таныштырды, ә танылган шагыйрь Рифат Сәлах үзенең шигырьләрен укыды. Балалар бик теләп китапларны карадылар, нәшриятта эшләүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Күңелле һәм файдалы очрашу музей экспозициясен карау белән тәмамланды.