Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре 7 февральдә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Гасырларда яңгырар исеме калды…» дип исемләнгән чара уздырды. Мондый пландагы чаралар Казан шәһәре һәм республика мәктәпләрендә, музейларында даими үткәрелә. Максат — Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы, дөньякүләм танылган Моабит дәфтәрләре тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләре белән бәйле фактлар турындагы лекция һәм герой-шагыйрьнең шигырьләреннән, фронтттан язган хатларыннан төзелгән әдәби-музыкаль композиция студентларны битараф калдырмады. Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Рушания Җиһангирова башкарган сугыш чоры җырларын һәркем үз йөрәге аша үткәрде…