4 мартта Муса Җәлил музееның әдәби-музыкаль салонында балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче һәм җырлар авторы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу узды. Әдип туган ягы, әти-әнисе, беренче укытучысы турында җылы истәлекләр белән уртаклашты, иҗат, әдәбият дөньясына кереп китүнең серләрен чиште, шигырьләр укыды. Прозаик Галимҗан Гыйльманов турында әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин чыгыш ясады.

Очрашу «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе укучылары өчен махсус оештырылды.