27 гыйнварда, 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музее каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының «Күңелендә күпме җылылык бар» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия  (2000) лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булган, «Хәтер яктысы» экспедициясен җитәкләгән, язучы Шаһинур Мостафинның тууына 75 ел тулуга  багышланган иде.

Шаһинур  Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак,  яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә армый-талмый эшләгән әдип. Ул музейлар белән дә, аеруча Муса Җәлил музей-фатиры белән, озак еллар тыгыз элемтәдә торды, очрашуларда катнашты. Ул чын мәгьнәсендә музейның якын дусты иде.

Утырышта язучының туганнары, якташлары, иҗатташ дуслары шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал, төрле елларда Шаһинур ага белән бергә эшләгән әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хабибуллина, бергә укыган төркемдәшләре катнашты. Алар Шаһинур абый турында аеруча җылы итеп сөйләделәр, бик  кешелекле булуын, һәрвакыт башкалар турында кайгыртуын, тормышны яратуын, бик күп кирәкле эшләр эшләп калдыруын искәртеп уздылар, аның белән эшләгән елларын сагынып искә алдылар.

Кичәдә Шаһинур Мостафинның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Аның яратып тыңлаган «Мин сине шундый сагындым» җырын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты, яшь җырчы Рөстәм Егоров башкарды.