21 августта республикабызның Балтач районы Карадуган авылында «…кайнар йөрәк моңнары» дип аталган очрашу узды. Бу Муса Җәлил музей-фатирының Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее белән бергә оештырган уртак проекты.

Карадуган авылындагы Муса Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге 1955 елдан Муса Җәлил исемен йөрткән пионер дружинасы исеменнән башлана. Музей тантаналы рәвештә 1976 елның 15 февралендә ачыла. Озак еллар буе ике музей тыгыз элемтәдә тора. Карадуган авылындагы музей ачылуга 45, М.Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган очрашуда шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыгы Елизавета, Балтач гимназиясе укытучылары, укучылары һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

Кичәдә истәлекләр, шигырьләр, җырлар һәм классик музыка яңгырады, эчтәлекле, җылы очрашуда һәркем үзенә рухи азык таба алды…