18 мартта «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узды. Ул галим Фоат Галимуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде. Фоат ага Галимуллин дигәч тә, күз алдына күпкырлы талант иясе килеп баса. Радио тыңлаучыларга ул — йөрәкләргә май булып ягылырлык бәрхет тавышлы диктор. Казан федераль университеты студентлары өчен таләпчән, әмма гадел профессор-остаз. Күпсанлы укучыларына — йөгерек телле, үткен каләмле әдип.

Юбиляр авыр сугыш елларына туры килгән балачагы, күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде, кунаклар исә котлау сүзләре белән бергә Фоат Галимулла улы Галимуллин белән бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар. Утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, Казан Федераль Университеты профессоры, доцент Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы, филология фәннәре докторы, профессор Миннегулов Хатыйп Йосыф улы, укытучы Ханнанов Рамил Гомәр улы, язучы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина һәм талантлы яшь җырчы Инсаф Ганнибаев  катнашты.