Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубы 25 апрельдә 14.00 сәгатьтә,  халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Кешеләр һәм язмышлар…» дип исемләнгән утырышын уздырды.

Әмирхан Еники мирасы татар әдәби-мәдәни дөньясының иң кыйммәтле хәзинәләреннән санала. Әдипнең үзенчәлекле әсәрләре татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. Аның әсәрләре кешене уйланырга мәжбүр итә. Аларда халык моңы, туган як хисе, ана мәхәббәте барысы да бар…

Очрашуда Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла әдип һәм аның әсәрләре турында җиткерде. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры тарихы музее җитәкчесе Розалия Чабатова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әлфия Хәсәнова Әмирхан Еники әсәре буенча сәхнәгә куелган «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле турында сөйләделәр.

Кичәдә әдипнең Татарстан Республикасы Милли музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее фондында сакланучы шәхси әйберләре, кулъязмалары да күрсәтелде.