15 майда, музейның әдәби-музыкаль салонында, «Хәтер яктысы» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү кичәсе узды. Әлеге бәйгене Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, язылучылары арасында, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештырган иде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән кунаклар, тантаналы өлештән соң, музей экспозициясе белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Кичәнең Муса Җәлил музей-фатирында узуы символик мәгънәгә ия: язмаларында, рәсемнәрдә сугыш хатирәләрен яңарткан укучылар өчен герой шагыйрьнең музее белән танышу икеләтә кызыклы булды.
Җылы, хәтергә сеңеп кала торган чарадан һәркем канәгать калды.