17 мартта Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы көллиятендә укучы студентларга Җәлил хатларыннан һәм шигырьләреннән төзелгән әдәби музыкаль композиция тәкъдим итте.

Көллият студентлары шагыйрьнең фаҗигале язмышы, дөньякүләм танылган Моабит дәфтәрләренең тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләре белән бәйле фактлар белән таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең фронтта һәм әсирлектә язган шигырьләрен, Салих Сәйдәшев музее хезмәткәре Рушания Җиһангирова башкаруында сугыш темасына багышланган җырларны зур дулкынлану белән тыңладылар.