«Китап: юл күрсәткүче йолдызым…» — выставка одного экспоната (Г.Тукай. «Сайланма әсәрләр» из личной библиотеки Мусы Джалиля)

26 апрельдә, көн дәвамында Муса Җәлил музей-фатирында Г.Тукайның 1938 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр» китабы күрсәтеләчәк. Шагыйрьнең музей-фатиры экспозициясендә сакланучы Муса Җәлилнең шәхси китапханәсендә Г.Тукайның өч китабы урын алган: «Яңа кисек баш» (Казан, 1927), «Сайланма әсәрләр» (Казан,1938) һәм «Г.Тукай», академик басманың беренче томы (Казан, 1943).

1938 елда басылып чыккан китапта сүз башы итеп Муса Җәлилнең алты битлек мәкаләсе бирелгән. Автор бу җыентыкта Г.Тукайның иҗаты мөмкин кадәр тулы иттереп бастырылуын һәм китапның шагыйрьнең тууына 50, үлеменә 25 ел тулу уңаеннан чыгуын ассызыклаган. Мәкаләдән күренгәнчә, ул Г.Тукай яшәгән чорны  өч өлешкә бүлеп карый: «беренче революциягә әзерлек; 1905 елгы революция; кара реакция чоры». Шулай ук, М.Җәлил Тукай иҗатын өч дәвергә аера, аларның  барысына да шагыйрьнең әсәрләреннән мисаллар китерә. «Г. Тукайның аеруча әһәмияткә ия буган ягы – аның халыкка якын торуында. Тукай халыкны өйрәнде һәм үзенең иҗаты өчен аны киң файдаланды», — дип яза ул.