17 ноябрьдә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының шагыйрь Ленар Шәехка багышланган «Кочагына бөтен дөнья сыйган…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды.

Ленар Шәех — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия һәм башка бик күп премияләр лауреаты. Очрашуда иҗатының башлангыч һәм хәзерге чорларына тукталу белән беррәттән, остазы Галимҗан Гыйльмановның һәм каләмдәшләре фикерләре яңгырады.

Шигырьләрен автор үзе, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, 33 гимназия укучылары Йосыпова Рәйхан, Гыйниятуллин Азат һәм 328 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәҗипов Биктимер башкарды.