8 майда, музейда, Бөек Җиңү көненә багышланган «Куен дәфтәре – сугыш ядкаре» дип исемләнгән чара булды. Анда Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 89 номерлы мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тарихы һәм музей экспозициясе белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар. Чара Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган «День Побе́ды» җыры белән тәмамланды.