15нче февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, музейда  Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашу узды. Республикабызның әлеге дәрәҗәле премиясе бирелә башлауга быел 55 ел.

Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин,  композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин,  актерлар Равил Шәрәфиев,  Эмиль Талипов, Артем Пискунов, җырчылар Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров һәм тагын бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре бар.

Әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара, ул иҗатны үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, фәнни ачышларга стимул булып тора, талантлы яшьләрне яңа үрләр яуларга этәрә.

Музейның әдәби-музыкаль салонында оештырылган очрашуда халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина һәм яшь лауреатлар Булат Ибраһимов, Ильяс Камаллар катнашты. Алар арасында 2023 елда лауреат исеменә лаек булганнардан шагыйрь Рифат Сәлах тә бар иде. Казан театр училищесы студентларының чыгышы очрашуга җанлылык өстәде.

 

Очрашу Казан федераль университеты студентлары өчен оештырылды.