Бүген 19 апрельдә музейда «Мин балачак иленнән» дип исемләнгән очрашу узды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм «Бәллүр каләм» премияләре лауреаты, «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исемлегендә булган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова Казан шәһәре Совет районының «8 нче Гимназия-мәгариф үзәге» укучылары белән очрашуга килгән иде. Ул үзе турында да, китаплары турында да мавыктыргыч итеп сөйләде, шигырьләр дә укыды, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирде.

Шагыйрә турында кызыклы фактлар да ачыкланды: беренче шигыре җиде яшендә язылган, ул Муса Җәлилгә багышланган булган, әгәр дә ул мәктәп директоры булса, расписаниедә яңа дәрес – әдәп дәресе өстәлер иде…