21 ноябрьдә 14 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырыша уза. Ул Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Газинур Моратка багышлана.

Очрашуга килүчеләрне Газинур Моратның гаҗәеп бер серлелек, искитәрлек бер сагыш, тыныч моңаю булган иҗаты белән танышу көтә.

 

Керү бушлай. Рәхим итегез!

Безнең адрес: Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 17-нче йорт

Белешмәләр өчен тел. 7 (843) 238-50-48