21 ноябрьдә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узды. Ул Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Газинур Моратка багышланды.

Очрашуга килүчеләр Газинур Моратның гаҗәеп бер серлелек, искитәрлек бер сагыш, тыныч моңаю булган иҗаты белән танышты. Шигырьләрне Казан театр училищесы студентлары укыды. Шагыйрь үзе тормышында булган кайбер вакыйгаларга тукталды, уй-фикерләре белән уртаклашты.