27 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче «Кызыл ромашка» клубының «Мин тормышка гашыйк…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинга багышланган.
Фәнис Яруллин… Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса. Уздырылачак чараның максаты — шагыйрьнең иҗатын пропагандалау, китапка мәхәббәт тәрбияләү, әдипнең язмышы мисалында тормышны яратырга, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтү.
Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист, ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, заманча, оптимистик хикәяләре, тормышчан повестьлары, лирик, юмористик шигырьләре төрле буын китап укучыларын үзенә җәлеп итә.
Чарада Фәнис Яруллин турында истәлекләр сөйләнер, иҗатына кыскача күзәтү ясалыр, шигырьләре һәм популяр җырлары яңгырар дип көтелә.
+7(843) 292-32-18 –
ТР Милли музееның матбугат үзәге
+7(843) 238-50-48 —
Муса Җәлил музей-фатиры