16 февральдә Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу, шулай ук Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Адымнар» – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексында «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык…» дип исемләнгән очрашу уздырды. Программаның беренче өлешендә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашу, икенчесендә «Яңа исемнәр» («Новые имена») хәйрия фонды стипендиатлары чыгыш ясады, җитәкчеләре – шагыйрьнең оныгы, Островский исемендәге балалар музыка мәктәбе укытучысы, «Арт-Линия» фондының музыкаль программалар,  «Балалар балаларга ярдәм итә» халыкара хәйрия программасы җитәкчесе Татьяна Михайловна Малышева.

Стипендиатлар арасында шагыйрьнең оныкчыгы, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы үзәк музыка мәктәбе укучысы, күп санлы халыкара  конкурслар лауреаты Елизавета Малышева да бар иде.

«Адымнар» мәктәбе укучылары һәм укытучылары бик кызыксынып Муса Җәлилнең бөтен дөньяга танылган Моабит дәфтәрләре белән таныштылар, Чулпан Мусеевнадан автографлар да алдылар. Укучыларның шагыйрь шигырьләрен төрле телләрдә яңгыратуы очрашуга ямь өстәде.

Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү ниятеннән республикабыз музейларында, Казан шәһәре мәктәпләрендә  мондый чаралар еш уздырыла. Алар укучыларның күңелләрендә кала, хәтерләрендә озак саклана.