«Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы
29 ноябрьда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Муса. Моабит» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Муса.Моабит» дип исемләнгән шигъри-музыкаль спектакле турында фикер алыштык.
Чарада әлеге спектакльдә уйнаган артистлар Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алсу Фәйзуллина һәм Диләрә Зиннәтова, Муса Камалов, театртның әдәби бүлек мөдире Алсу Габдуллина катнашты. Әлбәттә инде спектакльдән өзекләр дә уйналды.
Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 10 сыйныф укучылары кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм музей экспозициясе буенча экскурсия тыңладылар.