3 ноябрьдә, Бөтенроссия «Сәнгать төне» кысаларында, Муса Җәлил музей-фатирының әдәби-музыкаль салонында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән очрашу узды.

Әлфия Хабибуллина музейның күптәнге дусты, музыкаль салоныбызда уздырыла торган төрле чараларда бик теләп катнаша, чыгышлар ясый. Ә инде 3 ноябрьдә узган чара Әлфия ханымның үзенә багышланган иде. Монда тормыш сәхифәләре, иҗат эшчәнлеге турында сөйләшү, нәфис сүз, җыр-моң, шигырьләр яңгырады.

Очрашуда Татарстанның атказанган артистлары Фәнзилә Сабирова, Миләүшә Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Гөлфәния Нәҗмиева, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, яшь җырчы  Рөстәм Егоров катнашты.