16-нчы декабрьда Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Сүнмәс утлар кабызган әдип» дип исемләнгән чираттагы утырышы узды. Ул шагыйрьнең замандашы, фронтовик язучы Габрахман Әпсәләмовның 110 еллык юбилеена багышланган иде.

Укучылар күңеленә ул «Алтын йолдыз», «Яшел яр», «Газинур», «Ак чәчәкләр», «Мәңгелек кеше», «Сүнмәс утлар» романнары белән кереп калды. Ә шулай да халык күңелендә тирән эз калдырганы «Ак чәчәкләр» романы.

Очрашуда «Казан» журналының баш мөхәррире, шагыйрь, язучының оныгы Альбина Әпсәләмова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров катнашты. Альбина Булатовна бабасының тормышы турында сөйләде, шәхси архивларында сакланган материалларны күрсәтте, ә Әзһәр абый Шакиров Казан федераль университеты студентларына «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм турындагы фикерләрен җиткерде. Очрашу шушы фильмнан өзек карау белән тәмамланды.