2023 елның 18 февралендә Муса Җәлилнең музей-фатирында филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары өчен шагыйрьнең кызы Чулпан ханым белән очрашу узды.

Моабит дәфтәрләре турында, шагыйрьнең батырлыгы турында күпләр белә. Ә  очрашуда шагыйрьне башка яктан ачтык, гаилә башлыгы буларак, кызын үлеп яраткан әти буларак, дус буларак, гап-гади кеше буларак…

Чулпан Мусеевна әтисе турында гына түгел, әнисе Әминә ханым турында да, үзенең яшьлек еллары, профессиясе турында да сөйләде, музей фондына Җәлилнең шәхси китапханәсендә булган ике китап та тапшырды.

Очрашуда яшь җырчы Рөстәм Егоров һәм Казан театр училищесы студенты Ринат Низамов та катнашты.