Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел Театр елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан ел дәвамында мәдәни оешмаларда төрле чаралар узар дип көтелә, һәм әлбәттә, безнең музей да  алардан читтә кала алмый. Чөнки, Муса Җәлилнең тормышы да, күпмедер дәрәҗәдә, театр сәнгате белән бәйле. Ул Татар опера театры оешуның башлангычында тора – 1935-1938 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясендә,  ә соңрак, 1939-1941 елларда Татар опера театрында әдәбият бүлеген җитәкли.

Театр елы уңаеннан Муса Җәлил музей-фатиры «Театр көлдерәдер, уйнатадыр, тагы үткән гомерне уйлатадыр…» дип исемләнгән очрашулар циклы тәкъдим итә. 7 февраль музейның әдәби-музыкаль салонында «Кыр казлары артыннан…» дип исемләнгән беренче очрашу узды. Кичәнең кунагы – РСФСРның атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтова иде.

Ул 55 елдан артык  Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли,  тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Исламия Мәхмүтова үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган олы сәхнә остасы.

Очрашу кызыклы, җылы әңгәмә формасында барды. Исламия Мәхмүтова очрашуга килгән студентларның, театр яратучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде, күз алдыннан артистканың гомере һәм иҗади  тормышы узды…